"Минем киләчәгем минем кулда" - "Шәфкать"тә тренинг

2019 елның 1 феврале, җомга

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулда” дигән темага тренинг үткәрде.

Тренинг уңай тормыш максатларын формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Төп бурычлары булып максатларга ирешү мотивациясен үстерү торды.

Чарада төрле категория гаиләләрдән 18 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында психолог ышанычны һәм үз җаваплылыгын арттыру, үзенең көчле якларыңны күзалларга ярдәм итте. Шулай ук, төркемдә конструктив хезмәттәшлек итү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән гамәли күнегүләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International