Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналар белән эшләүдә инновацион технологияләр куллана

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

“Актив ата-ана мәктәбе” циклы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен “Минем гаиләм” төркемле шөгылен уздырды.

Шөгыльнең максаты: катнашучыларның танышуы, бала ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү буенча алдагы  хезмәттәшлеккә мотивация формалаштыру.

Шөгыль барышында катнашучылар белән танышуга  “Кар йомарламы”  күнегүе, А.Варг, В. Столинның ата-аналар мөнәсәбәте методикасы буенча төркемле диагностика уздырылды. Ата-аналарны “Иларт” уеннар технологиясе академиясенең, ата-ана булуның педагогика һәм психология буенча теоретик һәм гамәли белемнәрне актуальләштерүгә, балалар тәрбияләү һәм үстерүдәге проблемаларын чишүдә ата-аналар компетентлыгы дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче, “Ата-аналар раунды”  өстәл психологик уены аеруча кызыксындырды.

Ата-аналар билгеләп узганча уен, бала тәрбияләүдә килеп туган  авыр хәлләрне аңларга, тикшерергә, сәбәпләрен аңларга, үзләрен һәм гаилә әгъзаларын аңларга ярдәм итте.

Очрашу ахырында ата-аналарга психолог һәм педагогның гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне тәрбияләү һәм формалаштыру буенча  гамәли тәкъдимнәре белән   “Яхшы ата-ананың 10 бурычы” буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International