Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге педагоглары С.Сергиенко, А.Уламасова социаль-педагогик юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен III республика конференциясендә катнашты.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагоглар өчен “Тукымадан йо-йо" техникасында бизәү” исемле мастер-класс уздырдырылды. Мастер-классның тематикасы педагоглар арасында зур кызыксыну уятты. Барлык педагоглар, балалар һәм ата-аналар идеянең оригинальлеген, шөгыльнең гадилеген һәм технологиянең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.