Лениногорскийның "Исток-Башлангыч" социаль ярдәм комплекслы үзәгендә "Умырзая" проектын тормышка ашыру уңаеннан эшлекле утырыш узды.
Очрашу барышында 2018 елда башкарылган эшләргә анализ ясалды, агымдагы елга планнар һәм бурычлар билгеләнде.
Проектта катнашучы яшь әниләр үз проблемалары белән уртаклашты, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итәргә тырыштылар.
Белгечләр үз фикерләрен, эш методларын тәкъдим итте. Башкарылган эш нәтиҗәсендә проектта катнашучыларның үз-үзләренә ышанычы, юридик белеме, иҗади потенциалы артты, коммуникатив аралашу күнекмәләрен яхшырттылар.