Балалар белән эшләүдә инновацион методдар кулланыла

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Күптән тугел генә "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән педагог-психолог Дрожжачих Елена баш миен эшләтү буенча инновацион дәрес үткәрде.

Баш мие - ул коррекцион-үстерүче, ә уенның методикасы, алар ярдәмендә бала әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын рәсем ясарга, төзергә һәм гомумиләштерергә мөмкин. Бу уен якты, матур, мавыктыргыч балаларны шатландыра. Ул балаларда образлы, логик фикерләү, хыяллану, игътибар, хәтерне үстерә. Балалар бу уенны уйнаганда  әзер күренеш күрә һәм картиналар ясау белән шөгыльләнә, үз картиналарын төзиләр һәм аларга хикәяләр иҗат итәләр.

Арча "Өмет чаткысы" балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр үз эшләрендә “Тимокко” үсеш-коррекция методикасын куллана. Комплекс хәрәкәтнең сыйфатын яхшырту, хәрәкәтләрне координацияләү, игътибар  һәм танып-белү күнекмәләрен үстерүдә ярдәм итә. Гади веб-камера һәм төсле шарлар-перчаткалардан торган комплекслы программа, балаларга  үсеш- оррекция  дәресләрен үткәрүдә киң мөмкинлекләр бирә.

Тәрбияче Гүзәлия Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, комплекска кертелгән уеннар вакытында, балалар үзләре тә игътибар итмәстән, үсеш- коррекция күнегәләре ясый: күз, кул координациясе, игътибарны арттыру күнегүләре, хәтерне яхшырту кебек интенсив тренировкалар эше алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International