"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә медицина темасына лекция укыдылар

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Яр Чаллының “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб Галина Дилмөхәмәтова "Төрле авырулар вакытында дару препаратларын куллану  кагыйдәләре" дигән темага лекция үткәрде.

Чараның максаты социаль хезмәт алучыларны дару препаратларын куллануның төп кагыйдәләре белән таныштыру.

Лекция барышында социаль хезмәт алучылар кан басымы, атеросклероз һәм ИБС, ашказаны-эчәк тракты, шикәр авыруы, калкансыман биз авырулары вакытында дарулар кабул итү кагыйдәләре белән танышты. Шулай ук табиб нинди дару препаратларын бергә кулланырга яраганын, ә кайсыларының ярамаганын  искә төшерде.

Лекция ахырында социаль хезмәт алучылар башка препаратларны кабул итү кагыйдәләре буенча сораулар бирде. Тулы җавап һәм канәгатьлек алдылар. Мондый әңгәмәләрне ешрак үткәрергә теләк белдерделәр. Чарада 27 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International