"Веста" үзәге карамагындагы балалар телевидениедә

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

"Балачакның әкият иле" проектын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Кама районы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә мультфильмнар булдыру буенча анимацион-тернәкләндерү студиясе эшли.

Хәзерге вакытта 10-14 яшьлек балигъ булмаган балалар һәм волонтерлар социаль хезмәт күрсәтүгә караган проектта катнашучылар Г. Тукайның "Су анасы" әкияте мотивлары буенча мультфильм төшерү өчен декорацияләр һәм персонажлар ясау белән шөгыльләнә.

23 гыйнвар көнне проектны тормышка ашыру ужаеннан "Веста" үзәге белгечләре балалар өчен телерадиокомпаниягә экскурсия оештырды.

Сәяхәт "Нижнекамская правда" газетасы редакциясендә башланды, анда балаларга газетаның ничек төзелүен сөйләде һәм күрсәттеләр. Киләсе тукталыш - яңалыклар, тапшырулар, фильмнар, реклама роликлары һәм башка видеопродукция җитештерү башлана торган хезмәт. Балаларны берничә белгеч эше белән таныштырдылар: репортер, оператор, алып баручы, монтажчы.  

Телестудиядә балалар алып баручының өстәле артында утырды, үзләрен камера объективлары алдында сынап карады. Шулай ук балалар "DFM-Түбән Кама" радиосы студиясендә булды. Экскурсия балаларга тулы бер палитра бүләк итте һәм һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда "Балачакның әкият иле" проекты "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International