Питрәчтә “Кышкы тамашалар” дәресе

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Питрәч районы “Шатлык” приты тәрбияче Е.Карнаухова үз төркемендәге 8 бала белән “Кышкы тамашалар” дигән дәрес үткәрде.

Чараның максаты: әйләнә-тирәне чорнап алган әйберләр белән хикәя төзүне формалаштыру, сөйләм телен үстерү.

Дәрес “Кышкы тамашалар” мультипликацион фильм карау белән башланып китте, аннан соң каралган мультфильм буенча фикер алышу булды. Соңыннан балалар кышкы күренеш турында белде, табышмаклар чиште, “Сүзне әйтеп бетер” уеннын уйнадылар.

Чара вакытында “Кышкы тамашалар” рәсеме буенча хикәя төзеделде. Дәрес “Ниһаятъ кыш килде” физкультминуты белән чиратлашып барды.

Чара “Кар бабай” аппликациясе төзү белән тәмамланды. Дәрес нәтиҗәсендә балаларның кыш һәм кышкы күренешләр турында белемнәре ныгыды, сүз байлыклары активлашты, бәйләмле сөйләм күнекмәләре камияләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International