Югары Ослан интернат-йорты карамагындагыларны компьютерда эшләргә өйрәтәләр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Пенсионер өчен компьютер белеме - ул тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, үзеңне заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы. Өлкәннәрнең компьютер каршында киеренкелекләрен һәм курку хисен бетерү бик мөһим.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында компьютерда эшләү буенча дәресләр дәвам итә.

Шәхси компьютер белән ышанычлы рәвештә кулланырга, текст документларын мөстәкыйль рәвештә төзергә һәм аларны компьютер хәтерендә сакларга, компьютерның тышкы хәтерен һәм электрон почта белән эшләргә, интернетта кирәкле мәгълүматны тиз арада табарга – социаль хезмәт алучыларның барысына да "Интернет-долголетие" программасы кысаларында белгеч Юлия Иванова өйрәтә.

Танышу иң элементар терминнар, сүзләр һәм гамәлләрне аңлатудан башлана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International