Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,48% ны тәшкил итә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 15 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 9 817 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 419 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.

Хисап атнасы өчен эш бирүчеләр 4 117 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 119 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 117 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 26 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International