Буа районында профилактик рейд оештырдылар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

14 гыйнвар көнне Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан кичке рейд үткәрелде.

Чарада профилактиканың төрле структуралары вәкилләре катнашты.

Рейд барышында ведомствоара һәм ведомство учетларында торучы сигез гаилә катнашты. Алар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, янгыннарны булдырмау максатыннан белешмәлекләр бирелде. Шулай ук белгечләр янгын сүндерү төтен сигналларының төзеклеген тикшерде.

Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International