"Балкыш" приюты балалары тәрәзә төбендә бакча үстерә

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында орлыклар утырту чоры җитте.

Бакчаны тәрәзә төбендә үрчетү бик күңелле шөгыль, бигрәк тә кышын һәм язын, табигать ризыкларыннан авыз итеп кенә калмыйча, яшел төсләргә дә карап тору ләззәт бирә.

Приютта балалар суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфраклары үстерә. Тәрәзә төпләрендә бакча - үсемлекләр үсеше өчен кирәкле шартлар турында балаларның белемнәрен ныгытуның менә дигән ысулы. Балалар яңа белем ала, аларда дисциплина формалаша һәм вак моторика үсә. Балалар игътибарлы һәм кайгыртучан булырга, гадәти әйберләрнең матурлыгын күрергә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International