Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 18нче гыйнварында 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкәгә килүчеләрне эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы белән танышырачаклар. Шулай ук, биредә эш бирүчеләр белән очрашу һәм әңгәмә узу, эшкә урнашу турында килешү төзергә өйрәтү дә каралган. Ярминкәне оештыручылар билгеләп узганча, психолог-профконсультантта үз һөнәри ориентацияңне билгеләү өчен тест узарга мөмкин булачак.

Чара Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553)32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International