"Чишмә" үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр янына барды

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Социаль куркыныч хәлдә теләсә кайсы гаилә калырга мөмкин, чөнки социаль проблемалар бик күп: яшәү шартлары авыр булу, эш урыннары булмау, ир белән хатын арасында конфликтлар һәм башкалар.

Бу гаиләләр зур игътибар таләп итә. Социаль педагогның төп бурычы аларны имин булмаган хәлдә калдырмас өчен мөмкин кадәр иртәрәк  профилактик эшне башлап җибәрү тора.

11 гыйнвар көнендә Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, гаилә имин булмавын кисәтү инспекторы белән берлектә социаль яктан куркыныч гаиләләргә барды. Әти-әниләр һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы  буенча инструктаж үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International