"Яңарыш" үзәге карамагындагылар театр дөньясы белән таныша

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

11 нче гыйнвар көнне Театр елы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәгеләр "Татарстан театрлары" виртуаль экскурсиядә булды.

Экскурсия барышында балалар театр төрләре, Бөгелмә драма театры тарихы, Театр һөнәрләре, Татарстан Республикасы Театр сәнгате әһелләре турында белде.

Мондый чаралар балаларга коммуникатив күнекмәләрен үстерергә, әйләнә-тирә чынбарлык турында белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә, социаль тәртип күнекмәләрен камилләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International