Нуралат мәшгульлек үзәге белгечләре ата-аналар белән очрашты

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17 декабрь көнне Нурлат халык мәшгүльлек үзәге белгечләре 12 нче номерлы "Буратино" балалар бакчасында уздырылган ата-аналар җыелышында катнашты. Чыгышның төп темасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү иде.

Үзенең чыгышында инспектор Р.Вильданова башлангыч һөнәри юнәлеш бирүнең нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген һәм нинди максатларны күзәтүе турында аңлатты.

Аерым игътибар башлангыч һөнәри юнәлеш бирү методларның берсе – уенга бирелде, чөнки уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң якын, аңлаешлы һәм кызык эшчәнлек төре дип санала.

Чыгыш ахырында ата-аналарга хезмәт тәрбиясе буенча киңәшләр дә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International