Түбән Камада яшьләргә һөнәри юнәлеш бирелә

2018 елның 14 декабре, җомга

Кичә Түбән Камада балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина Түбән Кама муниципаль районы һәм Татарстан хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирде.

Шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрелде. Чарада катнашучыларның барысына да "Һөнәрләр дөньясы һәм хезмәт базары" мәгълүмати брошюралар таратылды.

Һөнәри юнәлеш бирүче чарада балалар йортында тәрбияләнүче биш бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International