Барысы да гаиләдән башлана

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Гаилә - җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, ул гармонияле шәхес формалаштыруга ярдәм итә. Аннан башка кеше җәмгыятьтән аерылган ялгызга әверелә.

Һәр кеше өйдә аны якыннары һәм яраткан кешеләр көтүен тели. Кеше бары тик якыннары һәм туганнары арасында гына үзен якланган итеп хис итә һәм бу аңа кыенлыкларны, уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Гаилә - ул бөтен эшнең башы, бу - элекке буыннар һәм хәзерге буыннар арасындагы элемтә. Никах, балалар булу, гомуми хуҗалык алып бару үзенчәлекле мәгънәгә ия. Гаиләдә кеше, аның карашлары, рухи кыйммәтләре формалаша. Безнең бурыч - аны саклау өчен барысын да эшләү.

12 декабрьдә, "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Тату гаилә” клубына таянып "Минем зур, тату гаилә" дигән темага дәрес үткәрде. Әниләр белән яшь үзенчәлекләре турында сөйләштеләр һәм гаилә таләпләренең бердәмлеге турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында барысы бергә “Минем зур, тату гаиләм " дигән фотоальбом булдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International