Татарстанда Ватан каһарманнарын зурладылар

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган декада тәмамланды.

Социаль хезмәт алучылар белән тематик әңгәмәләр үткәрелде, "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган" дигән презентация күрсәтелде, истәлекле датага багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. "Без бу җирне саклап калдык" дигән батырлык дәресендә балалар солдатлар, ватан, тынычлык турында мәкальләрне искә төшерде һәм укыды, сугыш еллары җырларын тыңлады.

Истәлекле дата уңаеннан, республиканың "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары очрашуы узды. Әлеге очрашуга чакырылган өлкән яшьтәге гражданнар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Үзәк хезмәткәре "Россия геройлары"темасына видеоролик күрсәтте. Клуб әгъзалары үзләренең яшьлекләрен, якыннарын искә төшерде һәм әлеге очрашудан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International