"Гармония" үзәге КВН командасы кубогына ия булды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

11 декабрь көнне Буа муниципаль районы башлыгы Кубогына эшче яшьләр арасында "Яшьләр коррупциягә каршы!" ШТК узды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә дурт команда үзенчәлекле һәм кызыклы итеп коррупция маҗараларын тәкъдим итте.

Нәтиҗәдә "Гармония" үзәгенең "Соцбукет" командасы район башлыгының  гран-при һәм күчмә Кубогы дипломына ия булды.

ШТК бер сулышта узды. Жюрига  көчле һәм креатив команданы сайларга җиңел булмады, чөнки барысы да оста. Һәр команда үз стилен күрсәтте.. Тамашачылар рәхәтләнеп күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International