Бөгелмәдә Мобиль офисның 2018 елдагы эшенә хисап ясалды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре халык мәшгульлек үзәге белгечләре районда яшьләр белән һөнәри белем юнәлешендә эш алып баруга зур игътибар бирә.

2018 елга алдан расланган график буенча, Мобиль офис ай саен шәһәр һәм район мәктәпләренә һәм шулай ук социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен махсуслашкан учреждениеләргә барды. 

2018 елның 12 аенда 34 тапкыр урыннарга чыгу оештырылды, шуның 4се – Ютазы районына. Барлыгы 506 гражданинга хезмәт күрсәтелде, шуларның 465е – шәһәр һәм район укучылары. 

2018 елда Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре Мобиль офисның ике тапкыр 3нче тикшерү изоляторына барып, ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан чыгарга әзерләнүче затларга консультацияләр оештырды. 13 кешегә консуьтация бирелде. Май аенда Мобиль офис “Ялкын” приютында булды, шул учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм шулай ук “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балалар белән очрашулар оештырды.

Мобиль офис хезмәткәрләре шулай ук халык мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүматлар җиткерү һәм консультация ярдәме күрсәтү өчен эшкә урнаштыру һәм тизләтелгән курсларда яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлекләре турындагы мәгълүматларны   наркология диспансерында да җиткерделәр. Дәваланудагы 17 кешегә консультация оештырлды. Белгечләр шулай ук  хезмәтләр турында мәгълүматлар җиткерү һәм консультация ярдәме күрсәтү өчен яшәү урыны булмаган затлар өчен оештырылган “Маяк” социаль адаптацияләү үзәгендә дә очрашу оештырды. Әлеге учреждениедә 5 кеше консультация алды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре, шәһәр һәм район мәктәпләренә, тернәкләндерүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен махсуслашкан учреждениеләргә барып, яшьләр белән һөнәри белем юнәлешендә эш алып баруны дәвам итәргә планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International