Казанда инклюзив уен паркы ачыла

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

15 декабрьдә Татарстан башкаласында инклюзив уен паркы ачылачак, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре администрациясе, Россиядә Coca-Cola системасы һәм балаларга ярдәм фондының уртак тырышлыгы белән төзелгән. Парк "Ярдәм " тернәкләндерү үзәге территориясендә урнашкан һәм начар күрүче балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып махсус булдырылган.

Бу Coca-Cola уртак проекты һәм "Обнаженные сердца" фонды кысаларында ачылган алтынчы инклюзив парк. Мондый парклар Волгоград, Саранск, Ростов-на-Дону, Калининград һәм Түбән Новгородта уңышлы эшләп килә. Проектның максаты Россиядә инклюзив уен һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертү һәм үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә ачык инклюзив җәмгыять төзүгә ярдәм итү.

Парк Казанда Coca-Cola "Раштуа караваны" чаралары сериясен – Яңа ел иллюминациясе белән бизәлгән бөтен дөньяга танылган традицион кызыл йөк машиналары барлыкка килү белән һәрдаим үрелеп бара торган Бөтенроссия хәйрия инклюзив проекты башлап җибәрә. "Раштуа караваны" проекты волонтерлары бүләкләр алып кенә калмыйча, тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен күңел ачу чаралары да оештыра, яңа белемнәр алуга һәм яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән мастер-класслар да уздыра.

Парк ачылышы Казан шәһәре, Серов урамы, 4 нче йорт адресы буенча13.00 сәгатьтә башланачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инклюзив уен парклары барлык теләүчеләр өчен бушлай һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен җайлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International