Казанда вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

13 декабрьдә, Казанда шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар да катнаша ала.

Ярминкә эшендә төрле милек формасындагы 27 предприятие катнашачак: . П. В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, "ГосНИИХП" ФКП, "Казан электромеханика заводы" ҖЧҖ, "Ак Барс Банк" ГАҖ, "Нәфис-Биопродукт" АҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" һ. б.

Килүчеләр игътибарына Казан шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары буенча мәгълүматлар базасында булган 1 300 дән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Эш эзләүчеләр ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, вакансияләр турында мәгълүмат белән таныша, шулай ук сораулар буенча консультацияләр алачак:

- хезмәт һәм дәүләт гарантияләре;

- мәшгульлек турында законнар;

- социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин итү;

- һөнәри белем бирү;

- эшсез инвалидларны, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү.

Ярминкә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан оештырыла торган чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 йорт ( "Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк "ИТ-парк").

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International