Нурлатта инвалидлыгы булган гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

 Нурлат халык мәшгүльлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.

Ярминкәдә катнашучы оешмалар “ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис” ҖЧҖ, “Сулейманов” КФХ, “Сетевая компания" ЧЭС ААҖ үзләренең вакантлы урыннарын тәкъдим итте. Элеге оешмаларга сантехниклар, җиештыручылар, квалификациясез эшчеләр кирәк.

Шулай ук, гражданнар халык мәшгүльлек үзәге белгечләреннән өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация алды.

Ярминкәгә 6 инвалидлыгы булган эш эзләуче килде.  Аларның икесе  эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International