Авылда яшәүче аналарга бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул ителә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 7 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 710  яшь ана һәм өченче баласы туган 334  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Узган ел Россия Президенты Владимир Путин "Балачак унъеллыгы" милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аның 100 мең сум акча алуы каралган.

Фаразлар буенча, бүгенге көндә республикада андый хатын-кызлар саны 2,5 меңнән артып китәчәк. Шуларның 2 меңе беренче бала туган өчен, 400 ана исә өченче баласын тапкан өчен шушы түләүләрне алачак, дип күзаллана (гөманлана).

Татарстанда өченче баласын тапкан дәүләтнең шушы ярдәмен сорап мөрәҗәгать иткән беренче авыл хатыны Лаеш районыннан булып чыкты. Алар гаиләсендә 11 гыйнварда туган кыз бала күптән көтелгән сабый булу белән беррәттән, гаиләгә дәүләт ярдәмен алу өчен сөенечле сәбәп тә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International