12 декабрьдә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт.

Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

- хезмәт белән билгеләнгән тәртиптә идарә итү;

- хезмәт өчен түләүне, хезмәт мөнәсәбәтләрен, турыдан-туры хезмәт белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу;

- хезмәтне саклау идарәсе;

- халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм оештыру;

- социаль яклау белән идарә итү, шул исәптән:

- социаль ярдәм күрсәтү белән билгеләнгән тәртиптә идарә итү;

- гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә идарә итү;

- балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау идарәсе;

- инвалидларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү белән идарә итү;

-Татарстан республикасында халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасын билгеләнгән тәртиптә формалаштыруны һәм үстерүне тәэмин итү;

- халыкның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү идарәсе;

- иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенә дәүләт ярдәмен тәэмин итү;

- хәйрия эшчәнлеге өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 557-21-12, 557-9-36 телефоннары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International