Казанда "Кулга-кул тотыныйк, дуслар!" фестиваленең гала-концерты узды

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген "Әкият” балалар үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең XI “Кулга-кул тотыныйк, дуслар” сәнгать иҗаты фестивале гала-концерты булып узды.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов бар иде.

Исегезгә төшереп узабыз, фестивальгә 2008 елда старт бирелгән иде. Фестиваль югары бәя алды, үз катнашучыларын һәм тамашачысын тапты. Проектта л саен 600дән артык кеше: балалар да, олылар да катнаша, сайлап алу турлары үткәрелә.

2008 елда фестивальдә Совет районының ике учреждениесе коллективлары катнашты, ә 2013 елда фестиваль республика күләмендә булды инде.

Быел фестивальне оештыру комитеты Казан, Саба, Нурлат, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Арча, Минзәлә районнарыннан 20 учреждениедән гариза алды. Беренче тапкыр Мәскәү һәм Самарадан коллективлар катнашты.

Ел саен фестиваль хәйриячеләр ярдәме белән генә үткәрелә. Дүрт ел генераль спонсор булып "Таттелеком" ААҖ тора. Шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары да ярдәм итә. 2018 елда алар ярдәмендә Казанның 4нче интернат-мәктәбеннән Тимур Гыйниатуллинның хыялы чынга ашты.Ул цирк белщн якыннан таныша. Ә Арча районының Яңа Кенәр интернатында яшәүче Реназ Гобәйдуллин үзенең кумиры-җырчы Салават Фәтхетдинов белән очрашты.

Гала-концерт кысаларында бүләкләү тантанасы да булып узды.

Шулай ук министр Эльмира Зарипова ике учреждениегә – Яшел Үзән психоневрология интернаты һәм акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Югары Утар  интернат-йортына матди-техник җиһазландыруга 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырды.

"Кул-кул тотынабыз, дуслар" фестивале чын иҗат һәм талант өчен киртә булмавын раслый. Гала-концертта катнашучылар җырлауда, шигырь укуда, биюләрдә һәм хәтта акробатикада чиксез мөмкинлекләр күрсәтә. Бу балалар көн саен үз-үзләрен җиңәргә, иҗатта көч эзләргә өйрәнәләр.  Сәхнәдә, йөзләгән тамашачы алдында чыгыш ясау - аларның һәрберсе өчен зур адым һәм җиңү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International