СССР Герое Борис Кузнецов Владимир Путин белән очрашуга китте

7 декабрь 2018 ел., җомга

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хатыны белән бергә Мәскәүгә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашу өчен юл тотты.

"Мин Татарстаннан берүзем Президенты чнына барам. Минем өчен дә, республика өчен дә бу бик зур дәрәҗә. Шуңа күрә бүгенге көнне аеруча билгеләп үтәсем килә", - диде Кузнецов.

Ветеранны Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе укучылары, "Юнармия" һәм "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" катнашучылары озатып йөрде. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Ватан Геройлары көне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары хөрмәтенә билгеләп үтелә.

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү 7 декабрьдә була, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования