"Өмет утравы" үзәгендә "Син ялгыз түгел" акциясе

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан "Өмет утравы" үзәгендә "Син ялгыз түгел" акциясе уза.  Әлеге чараның төп максаты мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларына игътибар җәлеп итү, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклау.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә үз карамагындагы балалар янына барды. Физик мөмкинлекләре чикле булганнарга  игътибар һәм кайгырту мөһим. Бигрәк тә яшь һәм физик хәл аркасында үзләре турында кайгырта алмаган кешеләргә. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, оптимизм һәм киләчәккә ышаныч теләделәр.

Өлкәннәр кайгырткан һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International