Инвалидлар декадасында "Ачык ишекләр көне"

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Ачык ишекләр көне" булып узды.

Чарага Яр Чаллы шәһәренең "ТР инвалидлар җәмгыяте" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе вазифаларын вакытлыча үтәүче Фаил Исламов, Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте төбәк бүлегенең Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсе рәисе Роза Кононова, Ятим балалар, интернат учреждениеләрне тәмамлаучылар өчен ярдәм итү һәм гаилә кору үзәге ДБУ карамагындагы балалар белән педагог – психолог Лейсан Гараева чакырылган иде.

Кунаклар өчен квест-уен элементлары белән экскурсия үткәрелде. Алар видео-фильм аша үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар һәм социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен карады.

"Эврика"  шәһәр мәдәният үзәге иҗат коллективы үзенең матур, күңелле рус, татар халык җырлары, совет композиторларының әсәрләре һәм мавыктыргыч биюләре белән залда бәйрәм кәефе тудырды. Чара күңелле һәм җылы атмосферада узды. Чарада 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International