"Озак яшәү мәктәбе" программасы буенча чаралар уза

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре "Озак яшәү мәктәбе"  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме дүрт социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән чаралар үткәрде.

Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Чаралар өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International