Чистай районында татар мәдәнияте айлыгы бара

2018 елның 30 ноябре, җомга

Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында Чистай муниципаль районында МКУ Татарстан Республикасы ЧМР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге  татар мәдәнияте бәйрәмен уздырды.

Әлеге бәйрәмдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. 

Балалар командаларга бүленеп  халык уеннарын уйнады, "Мехенди – татар орнаментын ясыйбыз", "Яулык бәйләү", "Гарәп каллиграфиясе", "Балчык уенчык", "Алтыпочмаклы станокта туку", "Калфак, читек һәм түбәтәй рәсемнәрен буяу" буенча мастер-классларда катнаштылар. Бәйрәм балаларга бик ошады, чөнки алар яңа белемнәр алды, шулай ук яңа танышлар да таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International