Түбән Кама "Веста"сында "Игелек территориясе" тренингы узды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан Түбән Кама районы "Веста " гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Минһаҗетдинова аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдәге 14-12 яшьлек балалар өчен "Игелек территориясе" тренинг дәресе уздырды.

Дәрес башында "Терроризм - җәмгыять өчен куркыныч" дигән әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар терроризм һәм экстремизмга үз карашларын белдерде. Соңыннан катнашучылар берничә күнегү һәм биремне үтәде, тормыш хәлен тикшерде.

Дәрес ахырында социаль педагоглар ритуал "Бүләк" үткәрергә тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International