Питрәчнең "Кайгырту" үзәгендә әдәби-музыкаль очрашу узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Питрәч районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм Питрәч авылы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан "Без ана мәхәббәте белән җылынабыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара оештырды.

Анда уеннарда, театраль тамашаларда, конкурсларда һәм викториналарда актив катнашкан әниләр чакырылган иде. Социаль ярдәмгә мохтаҗ Анна Лаврентьевна әниләр турында күңелне һәм йөрәкне җилкендерүче берничә шигырь укыды. Чара күңелле атмосферада, әниләр турында җырлар һәм чәй өстәле артында тәмамланды. Чакырылган кунаклар, бу очрашу соңгысы булмас дигән өмет белән, бик зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International