Менделеевск мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән очрашты

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрь көнне Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

Чара барышында инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән затларны эш белән тәэмин итүгә, 2019 елга эш урыннары булдыру, инвалидларны һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру буенча билгеләнгән квота үтәлеше, вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат бирүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәдә катнашучы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин очрашуда катнашучыларга инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтергә өндәде. Шулай ук аларны эшкә урнаштыру проблемаларын бергәләп хәл итәргә, мәсьәләне хәл итүнең мөмкин юлларын бергәләп хәл итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International