Лениногорск укучылары һөнәри юнәлеш буенча белемнәрен чарлый

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәре укучылары өчен булачак һөнәрне билгеләүгә юнәлдерелгән очрашу оештырылды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты, "Мастер-Профи" ҖЧҖ психологлары белән берлектә хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр турында консультация һәм Дж.Голланд методикасы буенча һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде. Соңыннан барлык балалар да тест нәтиҗәләре белән танышты һәм аларга "Һөнәр сайлау стратегиясе" мәгълүмати буклетлар таратылды.

Шәһәрнең 8 нче, 10 нчы һәм 12 нче лицейда белем алучы 482 укучы һөнәри юнәлеш бирү хезмәте алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International