"Өмет" комплекслы үзәгендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ике авыл җирлегендә социаль хезмәт алучылар өчен чәй табыны оештырдылар.

Биектау муниципаль районындагы  Алан-Бәксәр һәм Суыксу авыл җирлекләрендә социаль хезмәт алучылар бергә җыелып күңел ачты. Алар өчен клуб хезмәткәрләре концерт программасы әзерләде, шулай ук социаль хезмәт алучылар өчен конкурслар оештырылды. Бу матур бәйрәмдә бик күп җылы һәм яхшы сүзләр яңгырады. Чакырылган кунаклар бик канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International