Психологлар сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр үткәрә

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Таулы-Әмәт урманы” паркының  “Йорт” Эко-үзәк базасында, сәламәтлекләре чикле балалар  өчен, “Мин һәм минем әйләнә-тирәмдәге дөнья” циклыннан “Без бергә” үстерелешле төркемле шөгыль уздырды.

Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның  коммуникатив, эмоциональ, хәрәкәт һәм акыл өлкәләрен үстерү.

Балалар шөгыль барышында “Тупны бир”, “Парны тап” уеннары аша аралашуны башларга һәм дәвам итәргә өйрәнде. “Экология” темасы буенча биремнәр башкарганда креативлык һәм әйләнә-тирә дөньяны  белүләрен күрсәттеләр. Уртак рәсем ясау буенча коллектив иҗади эш аралашу күнекмәләрен, хезмәттәшлекне үстерүгә, шуның белән бергә индивидуальлек һәм уйлап табучанлыкларын күрсәтергә ярдәм итте.

Психолог фикере буенча, арт-терапия элементлары белән үстерелешле төркемле шөгыльләр уздыру сәламәтлекләре чикле балаларга  аралашуда үзләренең индивидуальлекләрен белдерергә һәм социаль үзара тәэсир итешүдә  яңа тәҗрибә алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International