Түбән Кама приюты балалары банкта булды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Елена Паранина Ак Барс банкына экскурсия үткәрде.

Приютта тәрбияләнүчеләр банкның гомуми залы буенча узды. Баклаларга банкның ни өчен кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук балалар банк хезмәткәрләренең эше турында белде, банкоматлар белән ничек мөрәҗәгать итүләрен һәм кассир-операционистларның ничек эшләвен күрделәр. Балалар банк хезмәткәрләре үткәргән акча операцияләрен кызыксынып күзәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International