Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәргән

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматлар буенча Түбән Камада  873  кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 23 кешегә кимрәк. 

Хисап атнасында Менделеевск һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән.  2018 елның 20 ноябренә әлеге шәһәрләрнең мәшгульлек үзәгендә 62 һәм 273 кеше  исәптә тора.

Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән һәм Кама Аланында бу атнада азрак эшсезләр саны арткан. Әлеге монокалаларда 888, 266, 365 һәм 295 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International