"Яңарыш" үзәгендә могъҗизалар башлана

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагогик көллият студентлары белән берлектә социаль-мәдәни чара узды.

Ел саен 18 ноябрьдә бөтен Россия Кыш бабайның туган көнен – кышның туган көнен һәм һәркемнең яраткан бәйрәме билгеләп үтелә. Балалар Кыш бабайның үз туган көнендә аларга кунакка килгәненә бик гаҗәпләнде.  Кыш бабайга шигырь укыдылар, "Каравай", "Туңдырам" һәм башка күңелле уеннар уйнадылар, ә иң мөһиме – аңа Яңа елга бүләкләр турында сөйләделәр.

Мондый чаралар коммуникатив хезмәттәшлек тәрбияли һәм бүләкләр алу гына түгел, аларны бүләк итү дә күңелле булуын аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International