"Абилимпикс" төбәк чемпионаты җиңүчеләре Мәскәүгә китте

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

30-31 октябрьдә Татарстан республикасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " төбәк чемпионаты узды. 25 компетенция буенча чемпионат җиңүчеләре 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХ мәйданчыкларында узачак “Абилимпикс” IV илкүләм чемпионатында катнашачак.

Татарстан делегациясе составында-региональ чемпионат җиңүчеләре һәм экспертлары. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларыннан сигез җиңүче – Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге, Кукмара  районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр  “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге, Тукай районының  “Яңарыш” инвалидларны тернәкләндерү үзәге. Катнашучыларны “Шәфкать” үзәге директоры Роза Фазлиева озата бара.

Сүз уңаеннан, 2018 елда нәкъ менә Кукмара тернәкләндерү үзәге “бисер белән үрү”, “бәйләү”һ.б. юнәлешләр буенча компетенцияләр үзәге итеп билгеләнде. Аларга Татарстанда “Абилимпикс” хәрәкәтен үстерү төбәк үзәге – “Казан сәүдә-икътисад техникумы” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе белән әлеге компетенцияләр буенча экспертларны җәлеп итү турында килешү төзелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел “Абилимпикс” төбәк чемпионаты мәйданчыкларында конкурсантларның эшен 162 сертификацияләнгән эксперт бәяләде, шул исәптән эш бирүчеләр арасыннан 25 баш эксперт һәм гомуми белем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләре арасыннан 137 эксперт.

Чемпионатны оештыруда 160 волонтер җәлеп ителде, алар конкурсантларны урнаштыру, теркәү, ашату белән тәэмин иттеләр һәм ярышлар мәйданчыкларында ярдәм күрсәттеләр.

Һөнәри юнәлеш бирү программасы уңаеннан конкурс мәйданчыклары белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп балалары танышты. Алар өчен 19 юнәлеш буенча мастер-класслар оештырылды: архитектура детальләре лепкасы, агачны уеп ясау, пироглар җитештерү, визаж сәнгате һ. б.

Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды һәм мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрелде.

Эшлекле программа кысаларында 30 октябрь көнне “Чемпионат” темасына эксперт сессиясе булып узды, анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, эш бирүчеләр, һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.

Кичә төбәк чемпионаты җиңүчеләре башкалага юл тотты. Татарстан вәкилләренә уңышлар, якты җиңүләр һәм кызыклы очрашулар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International