Экспертлар советы Зәй районында эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карады

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның 19 ноябрендә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә эшсез гражданнарның шәхси эшмәкәр сыйфатында үзмәшгульлеген оештыруда финанс ярдәме алуга бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы  утырышы узды.

Утырышта түбәндәге юнәлешләр буенча өч бизнес-план каралды: тантаналарны уздыру һәм  музыкаль хезмәт күрсәтү,  ваклап сату, интернет-сәүдә. Эксперт советы әгъзалары тәкъдим ителгән проектларның муниципаль район икътисады өчен актуальлеген билгеләде, бизнес-идеяләр алар тарафыннан яклау тапты.

Салым органнарында теркәлү узганнан соң, претендентлар финанс ярдәме ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International