Бүген Алабуганың "Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Кыргый хайваннар дөньсына сәяхәт” дигән уен чарасы үтте. Балаларда хайваннарны танып белү, аермалыкларын әйтү, тормышларын күзәтү, хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелды.
Чара “Кыргый хайваннар дөньсында" дигән әңгәмә белән башланып китте, табышмаклар чишелде. Тәрбиячеләр балаларны кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар.
Икенче өлештә викторина булды. Хайваннарның исемнәрен исләренә төшерделәр. Чарада 18 бала катнашты. Чара бик күңелле үтте.