Яр Чаллы мәшгульлек үзәге белгечләре "Перекресток" социаль адаптация үзәге белән очрашу уздырды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Яр Чаллы мәшгульлек үзәге комплекслы план һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен "Перекресток" социаль адаптация үзәге социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырды.

Беренчел кабул итү бүлеге башлыгы Әлфия Яхина авыр тормыш хәлендә булган гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш юнәлешләре, гражданнар ала торган дәүләт хезмәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тормышка ашырыла торган махсус программалар турында сөйләде. Шулай ук очрашуда катнашучыларга эш бирүчеләр тарафыннан хәзерге вакытта тәкъдим ителгән вакансияләр турында мәгълүмат бирелде.

Очрашуда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри белем бирү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем алу буенча да сөйләделәр.

Һөнәри үзбилгеләнүгә һәм оптималь эш төрен сайлап алуга мохтаҗ гражданнар өчен һөнәри юнәлеш бирүче методикалар куллану буенча тест үткәрелде. Тест нәтиҗәләре буенча һөнәри эшчәнлекнең мөмкин булган вариантлары, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу өчен мөмкин булган һөнәрләр һәм программалар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International