Нурлатта мөмкинлекләре чикле балалар белән очраштылар

2018 елның 16 ноябре, җомга

15 ноябрьдә “Гармония” үзәге һәм Нурлат мәшьгульлек үзәге белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән очрашты.

Очрашуның максаты балаларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып һөнәри юнәлеш бирү.Чара вакытында балаларга һөнәрләр, аларның күп төрлелеге турында сөйләделәр.

Укучылар “Һөнәрләр дөньясы” дигән уенда катнашты һәм “Минем буласым килә...” дигән проект төзеделәр. Чарада җәмгысе 6 бала шөгыльләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International