"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге сәламәт яшәү яклы

2018 елның 16 ноябре, җомга

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру максатыннан "Нык гаилә" һәм Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан Бөгелмәдә чара узды. "Яңарыш"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән девиз астында узган спорт чарасында балалар актив катнашты.

Үзәкнең физик культура буенча инструкторы балаларга тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы һәм тәмәке әсирлегенә ничек эләкмәскә икәне хакында сөйләде. Ата-аналар балалар белән берлектә спорт конкурсларында, "Зарарлы гадәтләр" викторинасында актив катнаштылар, "Шарны кем күбрәк киендерә" дигән уен ярдәмендә үпкәләрнең күләмен тикшерделәр.

Соңыннан барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып бару тәмәке тартуга караганда файдалырак һәм кызыграк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International