Министрлыкта өстенлекле максатлар һәм бурычларны билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту уңаеннан 29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елга халыкның сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның ачык максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Иҗтимагый совет утырышында катнашучы гражданнарны алдан теркәү тәртибе министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган mtsz.tatarstan.ru  "Максат һәм бурычларны халык алдында формалаштыру" өстәмә битендә.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, каб. № 301. Башлана 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International