Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре КАМАЗ Мәдәният сараенда үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.
Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасыннан МУО “Автомобиль юллары оешмасы”, “Силикатнеруд” ҖЧҖ , “СодексоЕвроАзия” ҖЧҖ, “Сатурн” ҖЧҖ һ.б..
Барлыгы 117 буш эш урыны тәкъдим ителде.
Вакантлы эш урыннары: хисапчы, программчы, инженер-технолог, инженер-конструктор, җитәкче сәркатибе, контакт үзәге белгече, ипи пешерүче, пешекче, товаровед, администратор, тикшерүче, кассир, аш бүлмәсе эшчесе, азык-төлек товарларын сатучы, кондуктор, химик анализ лаборанты, автомобиль йөртүче, юл монтеры, трамвай йөртүче, моторчы, механик җыю машиналары слесаре һ.б..
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләренә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда 5800дән артык буш эш урыны теркәлгән.
Эш бирүчеләргә дискриминация характерындагы мәгълүматны таратмау турында тупланма өләшенде, шулай ук Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы мәшгульлек программалары турында сөйләнелде.
Ярминкәгә барлыгы 171 кеше килде, шуның 15нә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларга юллама бирелде.