Түбән Камада IX сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтелде

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды.

Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина Түбән Кама муниципаль районының хезмәт базарында аеруча кирәкле һөнәрләр, мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирде, шулай ук яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде.

Чарада катнашучыларның барысына да мәгълүмати брошюралар һәм "Һөнәр сайлау стратегиясе", "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү" буклетлары таратылды. Һөнәри юнәлеш бирүче чарада җәмгысе 120 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International